День знаний

Бүген, җиденче февралҗ иртәсендә "Өмет" мәчетендә беренче сыйныф укучылары өчен "Гыйлем көне" үткәрелде. Бу көннең максаты: алган белемнәрне ныгыту, "Өмет", "Гали", "Шигаби" беренче сыйныф укучыларын таныштыру иде. Бу максатка без тулысынча ирештек. Укучыларның йөзләре шат, күңелләре күтәренке иде. "Аралашу" уенында, кроссвордлар чишкәндә дә бик актив кактнаштылар.Сорауларга тулы һәм дөрес җавап бирделәр.Гыйлем көне чәй табыныннан соң тәмамланды. Укучылар рәхмәтләрен әйтеп, тагын шундый очрашулар насыйп булуын теләп дога кылдылар. Бу күркәм "Гыйлем көне белән имам- мухтасиб Әнвәр хәзрәт тәбрик итте һәм киләчәктә хәерле гыйлемне дәвам итүне теләде.